Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчнең «Усадьба Царево» комплексында 340 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелә
Питрәчнең «Усадьба Царево» торак комплексында яңа балалар бакчасы төзелә. «Йолдызчык»та 300 бала өчен урын булачак. Бу хакта «Алга» сайтында Ольга Шәмсетдинова яза.
Әлеге торак массивында төзелеш актив бара, биредә кечкенә балалары булган яшь гаиләләр күп. Шәһәр тирәсендәге күп кенә торак комплекслардагы кебек, биредә дә мәгариф учреждениеләрендә урын җитмәү сизелә. Яңа балалар бакчасын түземсезлек белән көтәләр.
Күптән көтелгән бакча төзелешен бу елның ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Бина 340 балага исәпләнгән.
«Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү, яшелләндерү, вентиляцияләнә торган тышкы фасад, тышкы һәм эчке инженерлык системаларын урнаштыру эшләре алып барыла. Объектта 90 кеше эшли, хәзерге вакытта 7 берәмлек техника җәлеп ителгән», – дип сөйләде төзелеш оешмасы прорабы Булат Гафиятуллин.
Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 2955 квадрат метр тәшкил итә. Анда уен һәм йокы бүлмәләре, музыка һәм физкультура заллары, азык-төлек блогы һәм башка бүлмәләр урнашачак. Хәзер бизәү эшләре бара. Интерьерларның төп төсләрен төзүчеләр мөдир белән килешеп сайлаган, ә булачак балалар бакчасының исемен халык сайлаган. Тавыш бирүдә 400гә якын кеше катнашкан. Биш вариант арасыннан күбесе «Йолдызчык» атамасын сайлаган.
Анда тәрбияләнүчеләр 18 төркемгә бүленәчәк. Янәшәдәге территориядә күләгә ясау өчен хәзер 18 беседка урнаштыралар. Моннан тыш, биредә балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Тагын төркемнәр өчен эчке бүлмәләрне, медицина кабинетларын, ашханә, музыка һәм спорт залларын җиһазландырасы бар. Төзүчеләр эшләрне агымдагы ел ахырына төгәлләргә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз