news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчнең Шәле мәктәбе укучысы республика шәҗәрә конкурсында беренче урынны яулады

Питрәчнең Шәле мәктәбе укучысы республика шәҗәрә конкурсында беренче урынны яулады
"Алга"

Питрәчнең Шәле мәктәбе укучысы Камилла Ибраһимова «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсында беренче урынны яулады. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Безнең гаилә һәрвакыт барлык конкурсларда актив катнаша, монда да үз көчебезне сынап карарга булдык. Бу процесска бөтен гаиләбез актив кушылды, аеруча да әбиебез. Ул безнең нәселне өйрәнү белән шөгыльләнә», – дип уртаклашты Камилланың әнисе Фирүзә Ибраһимова.

Шәҗәрә агачында Ибраһимовлар гаиләсе дүрт буынны күрсәткән, шулай ук чыгышы турында мәгълүмат биргән. Аларның нәселе Татар Казысы авылыннан Янчуриннар нәселеннән башлана. Нәселләрендә танылган шәхесләр дә бар, мәсәлән, җырчы, композитор һәм популяр җырлар авторы Зөфәр Хәйретдинов, шулай ук күп кенә педагоглар, мәктәп директорлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot