news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең Шәле авылында мәктәп укучысы үзенчәлекле кар чанасы уйлап тапкан

Питрәчнең Шәле авылында мәктәп укучысы үзенчәлекле кар чанасы уйлап тапкан
"Алга"

Питрәчнең Шәле авылында унберенче сыйныф укучысы Мөхәммәтзәкәрия Батыршин «21 гасыр кулибиннары» республика яшь уйлап табучылар олимпиадасында җиңү яулады. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

2020 елда алар укытучылары белән бергә снегокат-велошаг төзегән. Бу үзенчәлекле кар чанасы, анда велосипед педальләре белән йөрергә мөмкин. Аны алар технология буенча олимпиада өчен өч ай буе эшләгән һәм республика этабында призерлар булды. Быел үзләре уйлап тапкан җайланмаларын «21 гасыр кулибиннары» конкурсында тәкъдим итәргә карар иткәннәр һәм «Хезмәт күрсәтү һәм ял итү өлкәсе» номинациясендә җиңүчеләр булды.

«Технология укытучысы Алмаз Мөхетдинов ярдәмендә мин уйлап табу эшчәнлегенә тартылдым. Җиденче сыйныфтан ук без аның белән төрле олимпиадаларда катнашабыз һәм үз проектларыбызны тәкъдим итәбез», – дип сөйләде егет.

Республика конкурсында якынча 400 кеше катнашты, шуларның 105е финалга чыкты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100