news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылында танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылында танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды
"Алга"

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылы китапханәсендә танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу кичәсе булып узды. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Очрашуга килгән кунакларны Яшьләр үзәгендә эшләп килүче балалар ансамбле каршы алды. Фойеда язучы иҗатына багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кичәне Питрәч районы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Әхмәтшина язучы белән якыннан таныштырудан башлап җибәрде.

Айгөл ханым исә, үзенең тормыш юлы, иҗади эзләнүләре, уй-хыяллары турында сөйләде. Төрледән-төрле кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, фикерләре белән уртаклашты. Язучы үзенең укытучы гаиләсеннән булуы, әнисенең дә берара китапханәдә эшләп алуын искә алды, күңелле хатирәләре белән уртаклашты. Кичәбездә автор һәр басылып чыккан җыентыгына мәгълүмат бирергә тырышты.

Айгөл ханымның бигрәк тә, «Синең өчен яшим», «Ак читек», «Баланнарда бал тәме», «Кичке таң» китапларын халык аеруча бик җылы кабул итте. Шулай ук татар дөньясының бөек җырчысы Хәния Фәрхигә багышланган новеллалар җыентыгы да иң яратып укыла торган басмалардан санала.

Телевизордан күрсәтелә торган «Ак чәчәкләр», «Мәхәббәт хакына», «Җылы эзли җаннар» фильмнарының сценарий авторы да Айгөл Әхмәтгалиева икәнен белгәч, кунакларыбыз таң калды.

Күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыбыз Зәринә Әскәрова авторның «Ак чәчәкләр» җырын башкарды. Шулай ук, район йолдызы Алинә Минһаҗева «Умырзая» җырын башкарып, тамашачыларыбызга күңелле бәйрәм кәефе бүләк итте. Шәле авылы мәдәният йорты үзешчән артистлары Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә» спектакленнән өзек күрсәтте.

Очрашуда, кунаклар Айгөл ханымга изге теләкләрен дә җиткерергә ашыкты. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100