news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылында дини мәҗлестә илледән артык кеше катнашкан

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылында дини мәҗлестә илледән артык кеше катнашкан
"Алга"

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Гөлсинур Зарипова гыйнвар аенда Мәккәгә хаҗ кылган. Бу вакыйга уңаеннан ул дини бәйрәм үткәрергә карар итә. Анда вәгазь укыдылар, табын кордылар. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Төп ризык – Корбан бәйрәмендә чалынган сарык итеннән ясалган шурпа иде. Өстәлне әзерләргә хатын-кызга туганнары һәм дуслары ярдәм итте. Ашны әзерләү өчен ингредитентларны барлыгы 5 гаилә тапшырган. Беренче ризыкны 20 литрлык ике зур казанда пешерделәр.

«Мин мәҗлесне икенче ел рәттән үткәрәм. Хаҗга баргач, якыннарымны мәчеткә җыярмын дип вәгъдә иттем. Үз сүземдә тордым», – дип билгеләп үтә Гөлсинур Галләмовна.

Аштан соң, барлык катнашучылар күмәк намаз укыды.

Мәҗлескә илледән артык кеше килгән иде. Алар арасында район кешеләре һәм кунаклары, араларында хаҗилар да бар. Катнашучылар шулай ук Мәккәдәге Зәм-зәм коесыннан алып кайтылган изге судан авыз итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100