news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең Колай авылы 470 еллыгын билгеләп үтә

Питрәчнең Колай авылы 470 еллыгын билгеләп үтә
Илшат Гайсаров

Питрәчнең Колай авылы 470 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан анда «Спасское Кулаево» бәйрәме яки «Авыл көне» уздырдылар. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Көн кызу булганга күрә, эчемлекләр күп иде, аеруча файдалы үләннәрдән ясалган чәйне һәркем яратып эчте. Чәй өчен төрле тәм-томнар бар иде. Теләүчеләр җәядән атты, мастер-классларда катнашты.

Чараны шушы авылда яшәүче Виктор Сергеев ачты, ул бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган, ул мәктәптә физкультура укыткан. Виктор Андреевич туган авылы турында үзе иҗат иткән җырларын башкарды. Авылдашларына җирле Спас чиркәвенең протоиерее Александр Карпухин мөрәҗәгать итте.

Татарстан десантчылары берлеге рәисе Юрий Суворов һәм безнең райондагы совет офицерлары берлеге рәисе Николай Соловьевның котлавы дулкынландыргыч булды. Офицерлар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашкан иң актив волонтерларны бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100