news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчнең Керәшен Сәрдәсе авылында су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшырттылар

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге 1,5 млн күләмендә республика гранты отты, аны су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлттеләр. Бу турыда «Алга» газетасы хәбәр итә.

Бу акчага су башнясындагы скважинаны тирәнәйттеләр, яңа электр җиһазлары, янгын краны урнаштырдылар һәм автоматиканы алыштырдылар. Су башнясын да яңарттылар: тышта косметик ремонт ясадылар, профнастилдан яңа санитар зона ясадылар, подъезд юлына вак таш җәйделәр.

Грантны гамәлгә ашыру кысаларында өстәмә рәвештә Совет һәм Яшьләр урамнарында янгын гидрантлары урнаштырылды. Шулай ук Яшьләрурамындагы икенче скважинадагы насос алмаштырылды - элеккесе искергән һәм халык ихтыяҗларын үти алмаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot