news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчнең Керәшен Сәрдәсе авылы музеенда аксакал Иван Долговка багышланган күргәзмә эшли

Питрәчнең Керәшен Сәрдәсе авылы музеенда аксакал Иван Долговка багышланган күргәзмә эшли
Фото: http://pestrecy-rt.ru

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы музееның фәнни хезмәткәре Олег Волков Көлкамәр авылы аксакалы Иван Долговка багышланган зур күргәзмә әзерләгән. Күргәзмәдә аның авыллар, мәктәпләр, нәселләр тарихына багышлаган язмалары, фотографияләре, шәхси әйберләре белән танышып була. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук укытучының 60 ел Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә депутат булып эшләве турында материаллар урнаштырылган.

Күргәзмәгә эш көннәрендә 2 мартка кадәр килергә була.

Иван Александрович 90 яшенә берничә ай кала, узган елның 16 ноябрендә вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot