news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчнең Иске Шигали авылы янында 100 меңгә якын агач үсентеләре утырттылар

Питрәчнең Иске Шигали авылы янында 100 меңгә якын агач үсентеләре утырттылар
Фото: http://pestrecy-rt.ru

«Урман фест» акциясе кысаларында Питрәч районы Иске Шигали авылы янында 100 меңгә якын нарат, тирәк, чыршы үсентеләре утырттылар. Чарада меңгә якын кеше катнашты – Питрәч районы, Казан оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары. Үсентеләр Саба урман хуҗалыгыннан китерелде. Бу хакта «Алга» сайтында Лилия Сираҗиева яза.

«Урман фест»ка нигез салучы Фаил Әхмәтханов сөйләгәнчә, акцияне инде 5 ел үткәрәләр.

«Мин төзелеш эшләре белән шөгыльләнәм, материал сыйфатында шул исәптән агачларны да кулланабыз. Беренчел идея шул ысул белән табигатькә зыянны каплау иде. Бүген без урман байлыкларын кайтарып кына калмыйбыз, хәтта арттырабыз да, аларны киләчәк буыннарга калдырабыз», - дип билгеләп үтә ул.

Хәйрия акциясе тиз арада зур масштаб алды. Анда төрле өлкә вәкилләре, хезмәттәшләр, гаиләләр катнаша башлады.

«Без хезмәттәшләребез белән планетабызны яшел үсемлекләр белән тулыландырырга килдек», - ди Ленино-Кокушкино авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Сатаева.

news_right_1
news_right_2
news_bot