news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең Чыты авылында «Авыл көне»н зурлап бәйрәм иттеләр

Питрәчнең Чыты авылында «Авыл көне»н зурлап бәйрәм иттеләр
"Алга"

Питрәч районының Чыты авылы «Авыл көне»н зурлап билгеләп үтте. Ул җирле халыкны гына түгел, шулай ук бөтен район һәм республика кунакларын да берләштерде. Бу хакта «Алга» газетасы хәбрә итә.

Беренче тапкыр аны 2019 елда билгеләп үткәннәр. Пандемия вакытында туктатып торганнар. Быел кабаттан традицияләрне яңартырга булганнар, әмма инде тагын да зуррак масштабта. Бәйрәмнең иганәчесе – Чытыда туган, милли көрәш буенча Россия чемпионы, атказанган тренер, эшмәкәр Вакыйф Тимербаев.

«Кайчандыр без, яшьләр, авылыбызда Сабантуйларда көрәштек, бирегә бөтен округтан иң көчле батырлар җыелды. Ул еллардагы бәйрәмнәрне мин әле дә искә төшерәм. Шуңа күрә мин элеккеге традицияләрне яңартырга булдым. Бу минем дусларыма, якыннарыма табигатебезнең матурлыгын, якташларымның кунакчыллыгын күрсәтү өчен тагын бер сәбәп», – дип билгеләп үтте Вакыйф Тимербаев.

Ул авылга һәм аның халкына даими ярдәм итә. Күптән түгел мәчетне ремонтлау өчен акча бүлеп биргән. Ул шулай ук Сабантуй, итекле хоккей кебек авыл бәйрәмнәрен дә үткәрүгә дә өлеш кертә.

Бу көнне сәхнә янында төрле уеннар узды, анда теләгән һәркем үз көчен һәм җитезлеген күрсәтә алды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар гер күтәрде, армреслингта катнашты, майдан буйлап зур кул рәвешендәге үзенчәлекле костюмнарда йөгерделәр. Лотерея уены бик күп кешене үзенә җәлеп итте, барысы да кем нинди бүләк отар икән дип кызыксынып карап торды.

Бәйрәмнең үзенчәлеге булып иң титуллы спортчылар ярышкан милли көрәш тора. Төп бүләк – квадроцикл Чытыда калды, аны Азат Яруллин яулады. Икенче урынны Эльдар Хәмитов, өченче урынны Булат Мусин яулады. Ике көрәшче дә бүләккә телевизор алды.

Авылның өлкән яшьтәге кешеләре дә читтә калмады. Гомер буе җирле колхозда эшләгән хатын-кызларга ак яулыклар өләштеләр. Вакыйф Тимербаев авыл мәктәбенә музыкаль үзәк тапшырды, ә мохтаҗ бер гаилә бүләккә суыткыч алып бирде.

Бәйрәмдә татар эстрадасының танылган артистлары Рөстәм Закиров, Газинур Фарукшин, Вадим Захаров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Фирдүс Тямаев, Гөлназ Солтанова чыгыш ясады. Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100