news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчнең Җәмигъ мәчетендә Коръәнне ятлау дәресләре башлана

14 августта Питрәчнең Җәмигъ мәчетендә балалар һәм олылар өчен Изге Коръәнне ятлау дәресләре башлана. Аларны Коръән-хафиз – Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Субхиддин Кари алып барачак. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Җиде яшьлек һәм өлкәнрәк балаларны чакырабыз. Аларның хәрефләрне танып белүе мөһим. Чөнки безнең дәресләр нәкъ изге китап нигезләреннән башлана. Без укуга чикләүләре куймыйбыз, шуңа күрә дәресләргә кызлар да килергә мөмкин», – дип сөйләде Җәмигъ мәчете укытучысы Алмаз хәзрәт Газимов.

Алмаз хәзрәт Газимов сүзләренчә, хафиз Питрәч районында калырга планлаштыра.

«Аның тәҗрибәсе зур, ул Коръәнне тиз һәм сыйфатлы өйрәнүнең нечкәлекләрен, серләрен яхшы белә», – дип билгеләп үтте Алмаз хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot