news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды

Питрәчнең Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

26 сентябрьдә Питрәч авылы Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды. Төзүчеләр, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтеп, ярымайны 32 метр биеклектәге манарага күтәрде. Шунысы кызыклы: аның эченә хәйриячеләр һәм мәчет төзелешенә өлеш керткән кешеләрнең исемнәре язылган капсула салынган.

Бу уңайдан оештырылган тантанага Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Яшел Үзән депутаты Ильяс Гыймадов, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе вәкиле Раил Гомәров, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Аббяс хәзрәт Шляпошников, депутатлар, районның мактаулы кешеләре, авыл имамнары һәм кунаклар җыелды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Равил хәзрәт Зөфәров, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, мәчетләр һәм социаль объектлар төзүдә катнашкан өчен Аллаһтан зур әҗер-саваплар бирелүе турында сөйләде.

Район башлыгы Илһам Кашапов исә мәчетләрнең җәмгыятьтә әхлакый нигезләрне һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуын билгеләп үтте. Имам-мөхтәсиб Аббяс хәзрәт мәчетләр төзү мөмкинлегенең Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булуына басым ясады һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. изге гамәлләрне яшертен кылырга кирәклеге турында: «Уң кул сул кул нәрсә эшләгәнен белмәсен» дигән сүзләрен искә төшерде. Ул Аллаһ йортын төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтте һәм барлык хәйриячеләрнең исемлекләре сакланып калуын, ә кизү торучы имамнарның, Изге Коръән укыганнан соң, алар өчен даими рәвештә дога кылуларын хәбәр итте.

Мәчет инде Рамазан аеннан бирле эшли. Шулай итеп, монда беренче булып тәравих намазалары укылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100