news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә Рамазан аенда Җәмигъ мәчете ачылачак

Питрәч авылында Җәмигъ мәчете өч айдан, изге Рамазан аенда кабул итә алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Питрәч районы хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Әлегә мәчет төзелеше дәвам итә. Хәзер бинада буяу эшләре башланган, шулай ук фарз-зал проекты да әзер, тиздән керү урынын эшли башлыйлар. Моннан тыш, манара төзү өчен финанс табылган, эшләр мартта башланачак.

1344,8 кв метр мәйданлы ике катлы бинага 400 кеше сыя. Проект буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым гыйбадәт кылу бүлмәләре булачак, мәчетнең гомуми сыйдырышлылыгы 300-400 кеше тәшкил итәчәк.

Дини объектны 2000 елда төзи башладылар, нигезе салынды, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында төзелеш 19 елга диярлек туктатылды.

Чыганак сүзләренчә, актив төзелеш 2019 елда яңартылган - нигезе реставрацияләнгән һәм ныгытылган, аннары объект территориясенә булачак мәчет һәм мәдрәсә өчен кирпеч кайтарыла башлаган. Алар хәйриячеләр һәм битараф булмаган кешеләр акчасына алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100