news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчкә милли көрәш турнирына Казаннан һәм күрше районнардан көрәшчеләр килүе көтелә

Питрәчкә милли көрәш турнирына Казаннан һәм күрше районнардан көрәшчеләр килүе көтелә
Фото: https://pestrecy-rt.ru/

12 октябрьдә Питрәч спорт мәктәбенең спорт залында «Ак барс-Питрәч» призларына чираттагы шәхси-команда турниры уза. Келәмнәргә 2007-2009, 2010-2012 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар чыгачак. Бу хакта «Алга» сайтында Илшат Гайсаров яза.

Көрәшчеләр өч авырлык категориясендә көч сынаша. Җиңүчеләрне һәм призерларны медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле призлар көтә.

Казаннан һәм күрше районнардан иң көчле көрәшчеләр килүе көтелә. Ярышлар сәгать 10да башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot