Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч хоккейчылары Татарстан кубогы финалына чыкты

Ир-атлар командалары арасында хоккей буенча республика турнирлары дәвам итә. Татарстан Кубогы старт алды, анда «Пестрецы» командасы да катнаша. Ярымфиналда Питрәч командасы «Регион-16» командасы белән очрашты. Узган ел Питрәч хоккейчылары финалда Арчадан көндәшләрен җиңеп кубок яулады. Бу хакта «Алга» сайтында Илшат Гайсаров яза.
Быел ярымфиналда Питрәч командасы Теләченең «Регион-16» командасы белән очрашты. Безнең күршеләр уенны актив башлады, еш кына һөҗүм иттеләр һәм питрәчлеләрнең капкасы янында куркыныч мизгелләр тудырдылар. Бу уенда капкачы Марат Ярмөхәммәтов үз бурычын бик яхшы үтәде. Ләкин дүртенче минутта көндәшләр исәпне ачты.
Тиздән Питрәч хоккейчылары инициативаны үз кулларына алды. Максим Кутепов исәпне тигезләде. Шуннан соң питрәчлеләр өстенлек итте һәм 6:3 исәбе белән җиңде. Безнекеләрдән алканы Илназ Миңнуллин, Сабир Янов (+2 гол пасы), Артем Мурашов, Александр Евграфов һәм Булат Байкиев кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз