news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч халкын кан тапшырырга чакыралар

25 декабрьдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Көек авылы табиб амбулаториясендә (18 квартал, 3 йорт) җирле халык донор канын тапшыра ала. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Кан бирер алдыннан майлы ризык ашарга, аракы эчәргә, тәмәке тартырга ярамый.

Кан тапшырганнан соң донорга акчалата компенсация түләнәчәк. Хезмәткәргә шулай ук ике өстәмә ял көне бирелә. Хезмәткәр теләге буенча аларны еллык түләүле ялга кушылырга яисә ел дәвамында башка вакытта файдаланылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot