news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч укучылары табиб һөнәре белән танышты

Питрәч укучылары район үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көнендә булды. Акциядә югары сыйныф укучылары катнашты, аларның күбесе үз киләчәкләрен медицина белән бәйләргә тели. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Актлар залына поликлиника табиблары җыелып, потенциаль хезмәттәшләренә үз хезмәтләре, карьера перспективалары, эш үзенчәлекләре һәм медицина һөнәренең катлаулылыгы турында сөйләде.

Мәктәп укучылары чара дәвамында сораулар бирделәр, актив фикер алыштылар һәм медицина дөньясы белән кызыксынып таныштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot