Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч тхэквондочылары Көньяк Кореядан җиңү белән кайтты

18нче Бөтендөнья мәдәният күргәзмәсе кысаларында Олимпия тхэквондосы буенча халыкара ярышлар узды, анда яшь питрәчлеләр өч беренче урынны алды. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
«Спорт бәйрәмендә 30 илдән дүрт меңгә якын кеше катнашты. Россия флагы астында Татарстан спортчылары – Сардор Муминов, Рафаэль Сираев, Җәмилә Ситдыйкова чыгыш ясады. Безнең балалар уңышлы чыгыш ясап, пхумсе юнәлешендә икенче урынны (мәҗбүри техникалар җыелмасын башкару) һәм керуги буенча беренче урынны (ике катнашучы арасында көрәш) алдылар» – дип сөйләде сәфәрне оештыручы һәм тренер Рөстәм Холмирзаев.
Бөтендөнья тхэквондо мәдәнияте күргәзмәсе – бөтен дөньяда тхэквондо яратучыларны берләштерүче фестиваль. Ул бу борынгы көрәш сәнгатьнең туган җирендә Чоллабук-до провинциясендә Мучжу өязендә уза, бу спорт төренә багышланган төп масштаблы вакыйга булып тора. Фестиваль программасына тхэквондо буенча ярышлар (пхумсе, керуги һәм башкалар), күрсәтмә чыгышлар, традицион тамашалар, Мучжу, Пуан һәм Чончжу буенча туристик экскурсияләр, шулай ук барлык кунакларны тхэквондо сәнгате белән генә түгел, ә Кореяның һәм, аерым алганда, Чолла-пукто провинциясенең бай тарихы һәм мәдәнияте белән дә таныштырырга тиешле башка чаралар керә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз