Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч студенты Беларуська практика узарга киткән
Беларусь һәм Россия студентлар отрядлары дистә еллар үзара хезмәттәшлек итә. Яшьләр хезмәт куя торган күпсанлы юнәлешләр арасында Минск трактор заводында оештырылган «Трактор төзүче-2024» проекты да бар. Һөнәри тәҗрибә алырга Казан дәүләт аграр университетыннан 20 студент киткән, алар ике отряд – «Алга» һәм «Татарстан» отрядлары төзегән. Анда 1 курс студенты, Питрәч авылында туып-үскән Кирилл Панаев та бар. Бу хакта «Алга» сайтында Данила Багурин яза.
Егет вакытын күңелле дә, файдалы да үткәрергә уйлаган. Аның әле сәяхәт тә итәсе килгән, шуңа күрә җитештерү практикасы урыны итеп Беларусьны сайлаган.
«Анда мин «Россия студентлар отрядлары» оешмасы ярдәмендә эләктем. Беренче семестр азагында практика узу урынны сайларга кирәк иде. Без башка илгә барып булуы турында белгәч, группадашлар белән шунда барырга карар кылдык. Мин трактор өчен тормозлар җыюда катнашам. Башта авыр булды, ләкин команда белән булгач тиз ияләштек. Буш вакытта проект штабы безнең өчен төрле ярышлар һәм конкурслар әзерләде, анда без отряд белән актив катнаштык. Мин атнаның иң яхшы катнашучысы булдым», – дип сөйләде Кирилл.
Студентларның остазы мастер Алексей Протасевич бик яхшы ярдәм килде дип саный. «Егетләр барысына да бик тиз өйрәнде, шунда ук эшкә керештеләр, бернинди проблема юк. Беренче вакытта, әлбәттә, хаталар җибәрделәр, ләкин ансыз берничек тә булмый. Барысына да бертигез карыйбыз һәм ышанабыз. Егетләр без эшләгәнне эшли, бары тик өлкән иптәшләре күзәтүендә», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз