news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч редакциясе фотокорреспонденты республика конкурсы эшләренә бәя бирүдә катнашты

Питрәч редакциясе фотокорреспонденты республика конкурсы эшләренә бәя бирүдә катнашты
"Алга"

Питрәч редакциясенең фотокорреспонденты Илшат Гайсаров «Безнең профсоюз» республика конкурсының жюри әгъзасы булды. Бу хакта «Алга» газетасының сайтында хәбәр ителә.

«Бөтен республика буенча 92 гариза килде. Эшләр «Шәхес портреты», «Эш көннәре», «Стоп-кадр», «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясе буенча билгеләнде», - дип сөйләде Илшат Гайсаров.

Конкурсның максаты - һәвәскәр фотолар аша җәмгыятьне профсоюз эшчәнлеге белән таныштыру, җәмәгатьчелек фикерендә профсоюз имиджын арттыру, иҗади хезмәт һәм һөнәргә хөрмәтле мөнәсәбәтне саклау.

Иң яхшы эшләрнең җиңүчеләре 12 майда билгеле булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100