news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районының Усак бистәсендә яңа мәчеткә нигез салынды

8 июньдә Питрәч районының Усак бистәсендә яңа мәчеткә нигез салынды. Аллаһ йорты Ватанны саклаучылар – сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар хөрмәтенә төзелә. Монда һәлак булган сугышчылар рухына һәм хәзер махсус хәрби операция зонасында булучылар исәнлеге өчен догалар кылыначак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчетне торгызу башлангычы белән мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге Питрәч мөхтәсибәте чыккан. Шулай итеп, 30 еллык мәчет яңадан торгызылачак һәм мөселманнарның рухи берләшү, махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарның туганнарына терәк һәм ярдәм итү урынына әвереләчәк.

Мәчет бинасы бистә халкы көче белән төзелә: кемдер техника, кемдер акча белән ярдәм итә, кемдер үзе килеп булыша. Район башлыгы Рәис Сөләйманов аларның иң активларын рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләде.

250 квадрат метр мәйданлы, ике катлы таш мәчет бинасы 100 кешегә исәпләнгән. Анда ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, имам бүлмәсе, уку сыйныфлары урнашыр дип көтелә. Мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен, заманча тәһәрәтханә һәм кухня җиһазландырыла.

Тантана тәмамлангач, мәхәллә кешеләрен мәчет ишегалдында тәмле һәм хуш исле пылау белән сыйладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot