news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының Тау Иле авылында «Урам бәйрәме»ндә берничә буын вәкилләре очрашты

Питрәч районының Тау Иле авылында «Урам бәйрәме»ндә берничә буын вәкилләре очрашты
Гөлназ Гыйлемханова

Питрәч районы Татар Тау Иле авылында «Урам бәйрәме» узды. Бәйрәмгә Таулы, Комсомол урамнарында үскән авылдашлар җыелды. Бәйрәм оештырырга Миндубаевлар гаиләсе тәкъдим иткән, ә күрше-күлән, урамдашлар хуплап алган.

Бәйрәмгә авылның шушы урамнарында туып-үскән, хәзер инде читтә яшәүчеләр дә гаиләләре белән кайткан.  Урамда табын әзерләүгә һәркем үз өлешен керткән. Мул табын түрендә ак яулыклы әбиләр утырган һәм башка кунаклар да сый-нигъмәттән авыз иткән.

Авылда яшәүче Мансур Сафин баянда татар көйләрен уйнаган, Рамил Гобәйдуллин да гармунда уйнап кунакларны биеткән. Рөстәм Шакиров авылдашларына җырларын бүләк иткән, Илназ Гобәйдуллин авылга багышлап үзе язган җырын тәкъдим иткән. Бәйрәмгә җыелучылар хатирәләрне яңарткан, күмәк уеннарда катнашкан, яшьлек җырларын искә төшергән. 

«Милләт урамнан башлана. Гаҗәеп күңелле, тирән мәгънәле бәйрәмдә булдым. Хатынымның туган авылында  бер төркем авылдашлар урам бәйрәме – «Урам җыены» оештырган. Бер өстәл артында 4-5 буын вәкиле җыелды. Үз телебез, туган телебез, татар теле көне буе яңгырады. Миңа калса, телне милләтне, мәдәниятне милләтне саклау менә шундый гади чаралардан – туган нигездән, туган авылдан, туган урамнан башлана», – дип язган продюсер Рифат Фәттахов Телеграм-каналда.

Урамдашлар бәйрәмне оештыручы – Миндубаевлар гаиләләренә рәхмәт белдерә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100