news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының «Ленино-Кокушкино» музее Татарстан Милли музее филиалы булды

Питрәч районының «Ленино-Кокушкино» тарихи-мәдәни музей тыюлыгы ТР Милли музееның филиалы булды.

«Бу Ленино-Кокушкино музееның үсешенә, музей-туристлык мөмкинлекләренә яңа импульс бирәчәк», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

«Безнең музейларга реновация ясау, заманча музей комплекслары булдыру тәҗрибәбез бар. Милли музейның бай тематик коллекциясе Ленино-Кокушкино музееның яңа экспозициясенә нигез була ала», - дигән ТР Милли музееның генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова.

Аның әйтүенчә, Казан тирәсендәге авыл һәм шәһәр утарларын берләштергән яңа экскурсия маршруты төзү – әлеге музейга кагылышлы перспективаларның берсе, бу хәзер аеруча актуаль.

Милли музейның Ленино-Кокушкино музеен үстерү тәкъдимнәре ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан өйрәнелгән.

  • Ленино-Кокушкино музее 1939 елда ачылган. Агач флигельдә 1887-1888 елларда Владимир Ульянов-Ленин яшәгән.
  • 1887 елда архив һәм археология тикшеренүләре буенча Александр Бланканың утары торгызылган. Бу Ленинның әнисе ягыннан бабасы утары. Володя Ульяновның балачагы шушы утар белән бәйле.
  • Әлеге музей ТР Милли музееның 13нче филиалы. Шуларның унысы Казанда, өчесе районнарда эшли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100