news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында сенаж салуга керештеләр

Питрәч районының иң зур хуҗалыгы «Ак барс-Питрәч» 9 мең тонна сенаж, 15 мең тонна силос салырга һәм өч мең тонна печән әзерләргә планлаштыра. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Азыкны шушы көннәрдә әзерли башладык. Әлегә эшкә «Ягуар-Класс» һәм «НьюХолланд» комбайннары җәлеп ителде, КамАЗ-215 тракторы һәм биш КамАЗ машинасы азыкны ташый. Сенаж чокырында да эш кайнап тора, биредә «Нью-Холланд», ДТ-75 һәм «Амкадор» тракторлары эшли», – дип сөйли агроном Айрат Миңнуллин.

Беренче көнне үк сенаж чокырын 820 тонна сусыл үлән белән тутырырга өлгергәннәр. 61 гектар мәйданны биләгән кырдан бер көн эчендә барлык күпьеллык үләнне җыеп алганнар.

Азык ишегалдына кадәр ара 20-25 километр тәшкил итә. Моңа карамастан, машина йөртүчеләр көненә уннан артык рейс ясый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100