news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Көек авылы лицееның яңа корпусы сентябрьдә ачылачак

Питрәч районы Көек авылы лицееның яңа корпусы сентябрьдә ачылачак
Фото: "Алга" газетасы

Питрәч районының Көек авылы лицееның яңа корпусы сентябрьдә ачылачак. Бүген биредә соңгы эшләр башкарыла. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Узган уку елында Көек авылындагы «Алгоритм» лицеенда 2800 бала укыган, ә уку йорты 1224 балага исәпләнгән. Ике смена оештырылса да, бу барыбер мәктәпнең артык тулылануына китерә. Шуңа күрә башлангыч сыйныфлар өчен 618 урынлык өстәмә корпус төзергә карар кылына.

Эшкә декабрьдә керешкәннәр, 100гә якын эшче җәлеп ителгән. Бүген соңгы эшләр башкарыла: эчке бизәү, инженер системаларын әзерләү, төзекләндерү. Дүрт катлы итеп салынган бинаның гомуми мәйданы 1500 квадрат метр тәшкил итә. Янкорманың барлыкка килүе халык күп яши торган һәм даими үсүче торак комплексында укучыларны урнаштыру мәсьәләсен сизелерлек җиңеләйтәчәк.

«Бик уңайлы, матур корпус булачак, анда барысы да балалар өчен җиһазландырылган. Ашханә, интерактив зал, түгәрәкләр өчен кабинетлар, психолог бүлмәсе бар. Ел саен бездә беренче сыйныфларга күп бала керә, бүгенге көнгә 430 укучы җыелган, бу 14 сыйныф дигән сүз. Алар барысы да укытучылар белән тәэмин ителгән», – дип сөйләде лицей директоры Лариса Глибина.

Объектны «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзиләр, ул 519 млн сумга төшәчәк. Корпусны ачу 1 сентябрьдә планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot