Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районының «Алгоритм» лицеенда өстәмә иминлек чаралары кертелде
Татарстан Республикасы Питрәч районының Көек авылында урнашкан «Алгоритм» технологик лицеенда өстәмә иминлек чаралары кертелде. Алар террорчылыктан яклауны тәэмин итүгә, укучыларның, лицей хезмәткәрләренең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән, дип хәбәр иттеләр мәгариф учреждениесе администрациясендә.
«2025 елның декабрендә Мәскәү өлкәсендә булган фаҗигале вакыйгаларны исәпкә алып, бүген лицей администрациясе шәхси сак оешмасы белән берлектә контроль-үткәрү режимын көчәйтү буенча өстәмә чаралар уздырды. Мәктәп бинасына исемле пластик карталар һәм биометрия буенча керү системасының нәтиҗәлелеге тикшерелде», – дип билгеләп үттеләр оешмада.
Бүген лицейның контроль-үткәрү пунктында, кайбер укучыларның теркәлгән биометриясе яки пластик картасы булмау сәбәпле, чират барлыкка килгән. Администрациядә моңа аңлатма бирделәр.
«Лицей администрациясе һәм шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре укучыларны оператив рәвештә бинага кертү өчен чаралар күрде. 8:00 сәгатькә соңга калучылардан кала барлык укучылар территориягә керә һәм дәресләргә керешә алды», - дип билгеләп үттеләр учреждениедә.
Исегезгә төшерик, 2025 елның 16 декабрендә Мәскәү өлкәсе Одинцово шәһәр округының Горки-2 бистәсендә урнашкан Успенский урта гомуми белем бирү мәктәбендә тугызынчы сыйныф укучысы башта уку йортының сакчысына, ә аннары унбер яшьлек укучыга пычак белән һөҗүм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз