news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районыннан мобилизацияләнгән укытучы үз укучылары белән очрашты

Питрәч районының беренче мәктәбе укытучысы Павел Украинадагы махсус хәрби операциядән отпускка кайтты. Беренче эш итеп ул егерме елдан артык эшләгән мәктәбендә булды. Аның барлык шәкертләре, хезмәттәшләре аны кочаклап, кайтуы белән котларга ашыкты. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Сез анда башка бармыйсызмы?» - дип сорады укучы.

«Юк, мин вакытлыча гына кайттым. Кызганыч, миңа кире китәргә туры киләчәк. Мин иптәшләремне үзләрен генә калдыра алмыйм», - дип җавап бирде Павел.

«Барысын да Казанга Экспога җыйгач, миңа бик авыр булды. Аннары юлда... Без сугыш коралы һәм техникасы белән яшерен эшелонда бардык. Көннән-көн фронт сызыгына якынрак булуыбызны аңлагач, күңел төшенкелегенә бирелдек. Ә инде анда вакыт узу белән атышларга да, шартлауларга да ияләнәсең. Ләкин анда мин уйлаганнан катлаулырак. Шартлаулар җир тетрәү кебек», - дип уртаклашты ул.

Аны 22 октябрьдә мобилизациялиләр. Казан-Экспода өйрәнүләр узганнан соң, ул мотоукчылар гаскәренә эләгә. Махсус хәрби операция зонасында полкның психологик хезмәте башлыгы булып тора. Павел ялны үзенең туган көненә бүләк итеп ала. 10 апрельдә ул аны бөтен гаиләсе белән билгеләп үтәчәк.

«Һәркемгә дә отпуск бирмиләр. Иң беренче булып хезмәттә аерылып торганнарны яки гаилә шартлары буенча җибәрәләр. Миңа туган көнгә отпуск бирделәр. Барлык туганнар, дуслар, хезмәттәшләр мине җылы каршы алды. Барысы белән дә әле күрешә алмадым, өлгерермен дип ышанам», - дип уртаклашты хәрби.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100