Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районыннан махсус хәрби операциягә ике «Нива» машинасы илттеләр

Питрәч районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илттеләр. Гуманитар миссиядә район башлыгы Рәис Сөләйманов, шулай ук муниципаль берәмлекнең элеккеге башлыгы, хәзер Татарстанның Белоруссиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Илһам Кашапов катнашты. Бу хакта «Питрәч-информ»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Хәрбиләргә иң кирәкле әйберләр, шул исәптән ике «Нива» машинасы алып килгәннәр иде. Районнан барлыгы 10 тонна гуманитар йөк, шулай ук 10 тонна исемле посылкалар тапшырылды.
«Гуманитар ярдәм җыюда бөтен Питрәч районы катнашты. Һәркемгә рәхмәт. Егетләр булдыра. Аларның сугышчан рухы зур тәэсир калдыра. Һәркайсы белән горурланабыз һәм барысының да җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез», - дип искәрттеләр район хакимиятендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз