Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районыннан махсус хәрби операция катнашучысы гаиләсен шатландырган
Рәсим – Питрәч районыннан махсус операция хәрбие. Аның ялга кайтуы бөтен гаиләсе өчен зур вакыйга булды, әмма хәрбинең кайтачагын хатыныннан башка берәү дә белмәгән. Ул туганнарына сюрприз ясарга булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
Иң элек ул хатыны янына кайтып керә. Аннары алар бергәләп хәрбинең абыйсы һәм апасы янына бара. Ләкин төп очрашу әле алда көтә: Рәсим әти-әнисе янына кайтып төшә, эмоцияләрен яшермичә, алар алдында тезләнә, кочаклый. Бөтен гаилә, күз яшьләрен тыя алмыйча, бер-берсенә сыенып, озак кына басып тора.
«Без аны һәр минут саен көттек. Ә ул кинәт кайтып керде – ишек төбебездә басып тора» - ди хәрбинең әти-әнисе, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
Кичен авыл клубында чын бәйрәм булган. Авыл халкы, Рәсимне түгәрәк уртасына алып, дәртле татар көйләренә биегән. Күршеләре һәм авылдашлары аны герой буларак сәламләгән. Алар өчен бу бию күңел ачу чарасы гына түгел, ә якташлары өйгә әйләнеп кайту шатлыгын билгеләп үтү булган.
«Бу сүзләр белән әйтеп-аңлатып бетереп булмый торган бәхет», – ди очрашуда булганнар.
Рәсимнең ялы озак булмаячак. Әмма хәрбинең туган авылында әлеге кочаклашулар, күз яшьләре һәм шатлык тулы көнне әле бик озак искә алачаклар.
- Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз