news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районындагы янгында гаилә янып үлүгә бәйле җинаять эше ачылды

Татарстан Республикасында дүрт кеше һәлак булган янгынга бәйле «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Билгеле булганча, 11 февраль иртәсендә Питрәч районының Яңа Шигали авылы янында «Заречье-2» бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортларның берсендә янгын чыккан. Янгында 53 яшьлек ир-ат, шулай ук өч бала – 12, 7 һәм 5 яшьлек кызлар һәлак булган. 35 яшьлек хатын-кыз һәм ике яшьлек малайны хастаханәгә салганнар. Хатын-кыз тәрәзәдән сикереп котылган.

Тикшерү эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100