news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрде

Питрәч районында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрде
"Алга"

Питрәч авылының Җиңү паркында Кукмара районы конвоена гуманитар ярдәм тапшырдылар. Аларның посылкалар илтү өчен махсус хәрби операция зонасына баруы, юл уңаеннан Питрәч районыннан гуманитар ярдәмне дә алып киттеләр. Бу хакта «Алга» сайты хәбәр итә

«Бу юлы хәрбиләргә татлы ризыклар җибәрәбез. Алар арасында чәкчәк, район умартачыларыннан бал, вирусларга каршы препаратлар, талпаннардан антисептиклар һәм маскировкалау челтәрләре бар. Безнең челтәрләргә ихтыяҗ зур, аларны бөтен җирдә дә мондый күләмдә эшләмиләр», – дип сөйләде «Совет офицерлары берлеге» халыкара иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе рәисе Николай Соловьев.

Барлык кирәкле әйберләрне «Көмеш волонтерлар» һәм «Совет офицерлары берлеге» җыйды.

Кукмараның «Барс» иҗтимагый хәрәкәте вәкиле сүзләренчә, адреслы посылкалар хәрбиләргә шәхсән тапшырыла.

Гуманитар ярдәм җыюда һәм аны озатуда катнашкан барлык волонтерларны «Совет офицерлары берлеге» медале белән бүләкләделәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot