news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында яшәүчеләр идарәче компаниягә ишегалларын кардан чистартуда ярдәм итте

Питрәч районында яшәүчеләр идарәче компаниягә ишегалларын кардан чистартуда ярдәм итте
Фото: https://pestrecy-rt.ru

Татарстанның Питрәч районы Царево авылында яшәүчеләр үз йортлары ишегалларын кардан чистартты. Бу хакта районның «Алга» газетасы яза.

«Халык идарәче компаниягә ярдәм итәргә булды. Күпләр йорт яны территориясен җыештырырга чыкты. Бу кичә кич белән башланды, бүген көндез эстафетаны башка урамнар алды. Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!»- дип шәрехләде вазгыятьне Кощак авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов.

Нигездә ир-атлар кулына көрәк тотып чыкты, диелгән хәбәрдә.

Видеороликларның берсендә кар чистартучылар Россия гимны астында эшли.

«Коммуналь хезмәтләр 100 процент эшли. Сабыр булыгыз!» - дип мөрәҗәгать итте Питрәч халкына муниципалитет җитәкчесе Илһам Кашапов социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot