news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Питрәч районында юлда ясалма тигезсезлекләр өчен миллион сумнан артык акча бирелгән

Питрәч районының өч авылында «Юл хәрәкәте иминлеге» программасы буенча 1 миллион 280 мең сумга ясалма юл тигезсезлекләре урнаштырыла. Алар Ленино-Кокушкино авылында Гагарин урамында балалар бакчасы янында һәм Үзәк урамында мәктәп янында, Шәледә Таҗиев урамында мәктәп янында, Питрәч авылында Гаврилов урамында 1 нче мәктәп янында барлыкка киләчәк. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Юлның нигезен әзерләдек инде. Хәзер асфальт җәю эшләрен башкарачак бригаданы көтәбез. Әлегә алар Питрәчтә эшлиләр», - диде Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.

Район үзәгенең Совет урамында «Айгөл» балалар бакчасы янында тротуар коймаларын урнаштыру планлаштырыла.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100