news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә мәчет төзиячәкләр

Питрәч районының Усаклык бистәсендә яңа мәчеткә нигез салынды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итте. Мәчет Ватанны саклаучылар — хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә төзелә. Биредә һәлак булган сугышчылар рухына һәм хәзерге вакытта махсус операция зонасында булган хәрбиләргә исәнлек сорап догалар кылыначак. Беренче казык 2025 елның октябрендә янган мәчет урынына кагылды.

Төзелешне башлап җибәрү тантанасы Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Анда район башлыгы Рәис Сөләйманов, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, ТР Ветераннар берлеге әгъзасы, подполковник Николай Соловьев, Кораллы көчләр ветераны Фәрит Вәлиев, районның хәрби комиссары Алмаз Шәйдуллин, шулай ук район халкы һәм кунаклар катнашты.

Мәчет бистә халкының тырышлыгы белән төзелә: кемдер техника белән булыша, кемдер акчалата ярдәм күрсәтә, кемдер исә килеп төзелештә катнаша.

Таш мәчет 100 кешегә исәпләнгән 250 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина булачак. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку заллары, имам бүлмәсе, уку сыйныфлары планлаштырыла. Шулай ук заманча тәһарәтханә һәм ашханә дә җиһазландырылачак.

Тантана тәмамлангач, мәчет ишегалдында халыкны пылау белән сыйладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot