news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында «УрманФест» акциясе узды

Питрәч районында «УрманФест» акциясе узды
Фото: "Алга" газетасы

Питрәч районында агач утырту буенча бишенче тапкыр «УрманФест» акциясе узды. Чараның максаты – Татарстан Республикасының яшел фондын саклап калу һәм торгызу, дип яза «Алга» газетасы.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм оештыручы — «Зерно будущего» Хәйрия фонды вәкилләре мөрәҗәгать итте. Рәис Әхтәм улы оештыручыларга һәм актив район халкына катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бу акция безне берләштерә, һәм, әлбәттә, туган якка мәхәббәт тәрбияли», – диде ул.

Урман утыртуда гаиләләр һәм хезмәт коллективлары катнашты. Эшләр башланыр алдыннан теләге булган һәркем өчен мастер-класс үткәрелде, аннан соң инвентарь һәм үсентеләр бирелде. Быел нарат, чыршы, юкә һәм тирәк утыртылды.

Проект гамәлдә булган дүрт ел эчендә 700 меңнән артык үсенте утыртылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot