news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында урман янгынын сүндерү буенча өйрәнүләр булды

Питрәч районында урман янгынын сүндерү буенча өйрәнүләр булды
"Алга"

Эссе һәм коры һава торышы булу сәбәпле, Татарстанда янгын куркынычының 5 нче классы билгеләнгән. Шул уңайдан Питрәч районында өйрәнүләр узды. Анда 26 кеше катнашты, 12 техника җәлеп ителде.

Аларда янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, урман янгын сагы, җирле үзидарә органнары, иреклеләр, газовиклар, экологлар һәм башка күзәтчелек органнары катнашты. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Без табигать янгыннары килеп чыгу һәм аларның урманнар янында урнашкан торак пунктларга күчү куркынычларын бәяләдек. Нәтиҗәләр гадәттән тыш хәлгә яхшы әзерлек күрсәтте. Куелган бурычлар үтәлде. Гамәлләр җайга салынган һәм профессиональ», - диде Питрәч янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Илшат Мәхмүтов.

Бу җәй эчендә районда урман янгыннары булмады. Питрәч участок урманчылыгында урманнар 13680 гектар мәйданны били.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot