Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч районында «Төнге чаңгы ярышлары» үткәрелә
Питрәч наратлыгында 10 мартта «Төнге чаңгы ярышлары» узачак. Ул «Вперед» газетасының 90 еллыгына багышлана.
Катнашучыларны теркәү 17.30 сәгатьтә, тантаналы ачылыш 18.00 сәгатьтә булачак. Башта яктыртылган трасса буенча стартка хатын-кызлар, 18.15 сәгатьтә ир-атлар чыгачак. Ир-атлар биш километр дистанциядә ирекле стильдә йөгерәчәк, хатын-кызлар өч километр араны үтәргә тиеш. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.
Җиңүчеләрне һәм призерларны грамота, медаль һәм пылау пешерү өчен казан, тостер, җылы өрдергеч вентилятор, чәнечке һәм кашык җыелмасы белән бүләкләнәчәк. Иң актив катнашучыны редакциянең өлкән хезмәткәре, фотокорреспондент Илшат Гайсаровтан истәлекле бүләк көтә.
Катнашучылар һәм җанатарлар өчен концерт номерлары әзерләнә, кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйланырга мөмкин булачак.
Ярышларда Питрәч районында яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала, үзең белән паспорт булу зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз