Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч районында «Төнге чаңгы ярышлары» күчерелде
10 мартка билгеләнгән «Төнге чаңгы ярышлары» башка көнгә күчерелә. Чаңгы ярышлары Питрәч наратлыгында 15 мартта узачак. Катнашучыларны теркәү 17.30 сәгатьтә, тантаналы ачылыш 18.00 сәгатьтә булачак. Башта яктыртылган трасса буенча стартка хатын-кызлар, 18.15 сәгатьтә ир-атлар чыгачак. Ир-атлар биш километр дистанциядә ирекле стильдә йөгерәчәк, хатын-кызлар өч километр араны үтәргә тиеш.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм пылау пешерү өчен казан, тостер, җылы өрдергеч вентилятор, вилкалар һәм кашыклар җыелмасы белән бүләкләнәчәк. Иң актив катнашучыны редакциянең өлкән хезмәткәре, фотокорреспондент Илшат Гайсаровтан истәлекле бүләк көтә. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Катнашучылар һәм җанатарлар өчен концерт номерлары әзерләнә, кайнар чәй һәм тәмле коймак тәкъдим ителә.
Ярышларда Питрәч районында яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала, үзең белән паспорт булу зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз