news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовка бюст куелачак

Татарстанның Питрәч районында ТР халык артисты Айдар Хафизовка бюст куелачак. Ул 2020 елның азагында вафат булды. Бюстны артист туып-үскән Күн авылында куярга җыеналар.

Күн авылында аның исеме бирелгән Мәдәният йорты территориясендә сын кую урыны да билгеләнде. Хәзер биредә Билгесез солдат һәйкәле урнашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына муниципалитет администрациясендә хәбәр иттеләр.

«Күн авылы Мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланганнан соң Билгесез солдат һәйкәлен күчерергә планлаштыралар. Ул шулай ук Мәдәният йорты территориясендә калачак, аны Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә якынрак урнаштырырга җыеналар. Хәзер ике һәйкәл дә Мәдәният йортының ике ягында тора», - дип аңлатты администрациянең матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.

Район башлыгы Илһам Кашапов артист сынын кую урынын карады һәм якынча эш күләмен бәяләде. Якын арада эш һәм материал сметасы әзерләнәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100