news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында татарча фильм төшерелә

Питрәч районында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильм төшерелә. Фильм Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең авыр һәм катлаулы язмышына багышлана. Бу хакта «Алга» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Фильмда Татарстанның танылган актерлары катнаша. Алар – Зөлфирә Зарипова, Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Алсу Гайнуллина, Алсу Каюмова, Хәлимә Искәндәрова, Сәйдәш Шарапов, Гүзәл Шакирова, Сәкинә Минханова, Зөлфия Зарипова, Айгөл Миңнуллина, Фаяз Хөсәенов һәм башкалар. Төп роль – Хәмдияне Тинчурин театры актрисасы Резеда Саләхова башкара.

«Фильмның режиссеры Көлкәмәр авылыннан якташыбыз Александр Далматов», – диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100