news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында спорт сезонын яшь көрәшчеләр ача

5 гыйнварда Питрәч спорт мәктәбенең спорт залында офицер-танкист Мөнир Сөнгатуллин һәм реактив артиллерия дивизионы командиры, подполковник Динар Хәмәтов истәлегенә багышланган көрәш буенча традицион ачык турнир узачак. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар өч яшь категориясендә үткәрелә. Шәхси зачетта җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.

Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot