Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында махсус операция зонасына техника һәм электр генераторлары җибәрделәр

Җиңү көне алдыннан Питрәч районында махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен ярдәм җибәрелде.
Районнан махсус операция зонасына озатылган техниканы Ленино-Кокушкино авылыннан Тюльпан кушаматлы хәрбигә тапшырдылар. Ул Херсон өлкәсендә Татарстан полкы составында хезмәт итә.
Моннан тыш, 27нче гвардия мотоукчы дивизиясенең танк батальонына дизель электр генераторы тапшырылды.
Хәрбиләргә боларның бөтенесе дә инде барып ирешкән һәм алар татарстанлыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Татарстанның Питрәч районы матбугат хезмәте фотосы һәм видеосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз