news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында Мәңгелек ут хәзер гел янып торачак

Питрәч районында Мәңгелек ут хәзер гел янып торачак
Фото: http://pestrecy-rt.ru/

Питрәч районы үзәгенең Җиңү паркында Мәңгелек ут кабыздылар. Хәзер ул һәрвакыт – кышын да, җәен дә көндез һәм төнлә янып торачак. Бу хакта «Алга» хәбәр итә.

«Безнең киләчәк һәм тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен корбан иткән кешеләрнең батырлыгы турында истәлек мәңгелек булсын», – дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Илһам Кашапов.

Тантаналы чара 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышланды. Биредә хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре катнашты. Алар авылдашларын, әтиләрен, улларын бер минут тынлык белән искә алды, аннары Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot