news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында күп балалы гаиләдән өч ир-егет махсус хәрби операциягә киткән

Питрәч районыннан күп балалы Гаврилиннар гаиләсендә – алты бала, шуларның дүртесе – малайлар. Аларның икесе – уртанчысы һәм кечесе – өлешчә мобилизациягә эләккән, әмма олы абыйлары Николай аларның үзләрен генә җибәрәсе килмәгән һәм үзе дә махсус хәрби операция зонасына туган илен якларга юл тоткан, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Минем энеләрем генә түгел, улларым да бар, мин алар өчен – үрнәк. Кемдер: «Кая барыйм, минем бит балалар», - дип әйтә. Ә мин, киресенчә, аларга әтиләре «дөрес камырдан басылган» икәнен күрсәтү өчен киттем. Анда нинди хәлләр барганын күргәч, беренче чиратта, болар барысы да безгә килеп җитә күрмәсен дигән уй туа», - диде Николай.

Хатыны белән өч бала үстерүләренә һәм күп балалы гаилә саналуга да карамастан, ир-ат шәхси инициатива күрсәткән һәм махсус хәрби операциягә китәргә теләк белдергән. Хәрби комиссариатта башта бу идеяне хупламаганнар, әмма Гаврилин үз дигәнендә нык торган. Якыннары, барыбер үзенчә эшләячәген белгәч, аның карарын хуплаган.

Николай махсус хәрби операция зонасында сержант дәрәҗәсендә мотоукчы взводы командиры урынбасары вазифасында хезмәт иткән. 2023 елның ноябрендә ул яраланган, әмма берничә атна эчендә савыгып, шунда ук алгы сызыкка юл тоткан. Госпитальдән чыкканнан соң озак та үтми икенче тапкыр яраланган.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр миллион 1 сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100