news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында Коръән уку дәресләре үткәрелә башлый

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – Раҗәб һәм Шәгъбан айлары дәвамында Питрәч районы Яңа Шигали авылы мәчетендә Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү планлаштырыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Дәресләр Званка һәм Яңа Шигали авыллары мәчетләрендә уза. Элемтә өчен телефон (WhatsApp): +7 903 306-25-91 (ир-атлар өчен), +7 908 343-01-90 (хатын-кызлар өчен).

news_right_1
news_right_2
news_bot