Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында киез итекле хоккей буенча V ачык турнир узды
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Чыты авылында киез итекле хоккей буенча V ачык турнир узды. Ярышларны «Терәк-Опора» иҗтимагый хәйрия фонды оештырды, ә юбилей ярышларына нигез салучы – Миңнур Шәмсетдинов.
Турнирда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова сәламләде. Җиңү өчен Татарстанның биш районыннан - Кукмара, Биектау, Теләче, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарыннан командалар көрәште.
«Терәк-Опора» фонды идарәсе рәисе Мансур Хашимов спортчыларга кызыклы уеннары өчен рәхмәт белдерде, киез итекле хоккейның чын мәгънәсендә халыкчан спорт төре булуын ассызыклады. Оештыручылар шулай ук 2027 елда турнир географиясен киңәйтүне игълан иттеләр.
Матчлар сериясе нәтиҗәләре буенча Җиңүче кубогына Кукмара районы командасы ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз