news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында бушлай кайнар ризык тарату пункты ачылды

Питрәч районында бушлай кайнар ризык тарату пункты ачылды
"Алга"

Питрәчтә «Кеше приюты» бушлай кайнар ризык тарату пункты ачылды. Хәзер мохтаҗларның көн саен (якшәмбедән тыш) 11дән 14 сәгатькә кадәр икенче ризык, салат, икмәк һәм чәйдән торган тәмле, кайнар һәм бушлай төшке аш алу мөмкинлеге бар. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Бу Татарстанда 14нче пункт. Бөтен республика буенча без көн саен 2 мең кешене ашатабыз. Бу проектны хуплаучы меценатлар клубы әгъзалары белән без көненә 10 000 кешене ашатуны максат итеп куйдык. Бүгенге көннән башлап бу урында барлык мохтаҗларны, диненә һәм милләтенә карамастан, барысын да ашатачакбыз. Исерек килеш килгәннәрне кире борачакбыз», - дип сөйләде проектка ярдәм итүче меценатлар клубы рәисе Ильяс Гимадов.

Аш-суны Җәмигъ мәчетендә пешерәчәкләр. Районның имам-мөхтәсибе Аббас хәзрәт Кадыйров сүзләренчә, моның өчен барлык шартлар да тудырылган инде. Барлык ризык хәләл стандарты буенча.

«Ризыкны безнең мәчет янындагы комплекста пешерәләр һәм төшке аш боксларына салалар. Ә павильонда таратачакбыз гына», - дип сөйләде ул.

Район башлыгы Илһам Кашапов та мохтаҗлар өчен төшке ашны авыз итеп карады. Элегрәк район хакимиятендә «Кеше приюты» коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән ике яклы килешү төзелгән иде.

«Бу хәйрия проектының төп бурычы - йортсызларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү. Күпләр өметләрен югалта, авыр хәлдән чыгу юлын күрми. Безнең бурыч - битараф булмау, шәфкатьлелек күрсәтү. Без аларга булышырга һәм ярдәм итәргә тиеш. Бу игелекле эштә катнашулары өчен меценатларга чын күңелдән рәхмәт. Яхшы эшләр игътибарсыз калмый», - диде район башлыгы.

Теләге булган һәр кеше ризык әзерләү өчен мөмкин кадәр азык-төлек китерә ала. Шулай ук «Кеше приюты» даими эшкә пешекче эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100