news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында «Казан – Шәмәрдән» автомобиль юлын төзекләндерәчәкләр

Питрәч районында 2,5 км озынлыкта «Казан – Шәмәрдән» автомобиль юлын төзекләндерәчәкләр. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Әгәр башкарылган эшләр нәтиҗәсендә гарантияле эксплуатация чорында кимчелекләр ачыкланса, башкаручы аларны үз хисабына төзәтергә тиеш була, дип билгеләп үтелә.

Заказ бирүче – «Главтатдортранс». Эшләр 21 августка кадәр тәмамланырга тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100