news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында чаңгы ярышлары махсус операциядә катнашучыларга багышланды

Питрәч районында чаңгы ярышлары махсус операциядә катнашучыларга багышланды
Фото: http://pestrecy-rt.ru/

Питрәч районында беренче тапкыр махсус операциядә катнашучыларга багышланган чаңгы ярышлары узды. Ленино-Кокушкино мәктәбенең яшь спортчылары уку йорты бинасыннан старт алды һәм Питрәчтә финишка килеп җиттеләр, анда Җиңү паркында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Хәтер чаңгы юлы» катнашучыларны яшьләр үзәге янында бергә җыйды, анда һәлак булган биш авылдаш хәрби хезмәткәрне искә алуга багышланган тантаналы митинг узды. Укучылар аларның исемнәре язылган һәм фотолары урнаштырылган плакатларны кулларына тотып бер рәткә тезелеп басты. Һәлак булган якташларын авыл халкы да искә алды.

Район башлыгы Илһам Кашапов һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә үз Ватанының чын патриотларын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Андый геройлар булганда, илебез җиңелмәячәк, аларның исемнәре мәңгегә район тарихы елъязмасына язылган!» – диде ул.

Районның көмеш волонтерларына да сүз бирделәр, алар көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйча җиңүгә үз өлешләрен кертәләр: маскировкалау челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Аннары чарада катнашучылар һәлак булганнар һәйкәленә гирлянда һәм чәчәкләр салдылар. Стартка тренер, физкультура укытучысы Алексей Чукуровның унөч тәрбияләнүчесе чыкты.

«Без башта кырда булачак трассаны карап, тикшереп чыктык. Алда безгә кар автомобиле юл салачак, ә без бер-беребез артыннан барачакбыз», – дип сөйләде Алексей Иванович.

Соңгы факт аеруча актуаль, чөнки катнашучылар арасында ике өлкән буын вәкиле дә бар. Икесе дә Пановкадан. Аларның берсе Искәндәр Фәсхетдиновка шушы көннәрдә җитмеш яшь тула.

«Мин бу вакыйгадан читтә кала алмадым. Бүген улым махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Мин аңа һәм аның иптәшләренә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам», – дип аңлата ветеран.

Чаңгы ярышында катнашучылар унике километрга якын юл үтте. Соңгы пункт Хәтер паркы, анда һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100