news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында видеорепортаж төшерделәр

Питрәч районында Бөек Ватан сугышы ветераннары турында социаль-гуманитар проекты гамәлгә ашырыла башлады. Шәле авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәким Гыймадиев һәм Питрәч авылыннан Александра Ананьева (сугыш чоры баласы) турында видеорепортаж төшерелде. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Татарстанда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан 80 хатирә» социаль-гуманитар проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында ветераннарның истәлекләре нигезендә 80 видеорепортаж төшерергә җыеналар.

news_right_1
news_right_2
news_bot